Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарын хөрмәтләделәр
Марат Әхмәтов кунакларны бәйрәм белән котлады, бүген ТР агросәнәгать комплексының ничек яшәве, авыл хезмәтчәннәре алдындагы бурычлар турында сөйләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарын хөрмәтләделәр. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кунакларны бәйрәм белән котлады, бүген ТР агросәнәгать комплексының яшәеше, авыл хезмәтчәннәре алдындагы бурычлар турында сөйләде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат үзәге.
Бүген республика кырларында шикәр чөгендере, бәрәңге һәм рапс уңышын җыеп алу дәвам итә, дип билгеләп үтте министр. Республика шәһәрләрендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды, анда бай продукция ассортименты тәкъдим ителгән.
Аграр ведомство җитәкчесе ветеранарга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы теләде.
Шулай ук ТР агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина Ветераннар берлеге рәисе Анатолий Драгуновтан да котлау сүзләре җиткерде.
Ветераннар ТР агросәнәгать комплексында көндәлек хезмәт көннәре турында сөйләделәр, кызыклы тарихи һәм мөһим вакыйгалар турында искә төшерделәр. Шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә аларга карата даими кайгыртучанлык өчен рәхмәт белдерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз