Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы товар җитештерүчеләргә минераль ашламаларны алдан алып куярга киңәш итә
Аммиак селитрасы һәм катлаулы минераль ашламалар бәяләре арта башлады
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы товар җитештерүчеләргә минераль ашламаларны алдан алып куярга киңәш итә, чөнки аммиак селитрасы һәм катлаулы минераль ашламаларның бәяләре арта башлаган.
Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә тармак министрлыгында белдерделәр.
Аммиак селитрасы 10 процентка арткан. Әгәр җәй бу ашламаның тоннасын 12,2 мең сумга сатып алып булса, хәзер – 13,7 мең сум. “Менделеевск-азот” ҖЧҖдә белдерүләренчә, бәяләр, чимал бәясе арту сәбәпле, күтәрелгән.
Татарстанны катлаулы ашламалар белән тәэмин итә торган Россия җитештерүчеләре белгечләре белдергәнчә, язгы кыр эшләре кампаниясенә минераль ашламалар шактый артачак. Моның белән бәйле рәвештә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә хатлар җибәрелгән. Аграр ведомство товар җитештерүчеләргә минераль ашламаларны алдан алып куярга киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз