Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан районнарында янгыннарның саны артуга борчыла
Әлки, Апас, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яңа Чишмә һәм Балык Бистәсе районнарында хәл киеренке булып кала
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан районнарында янгыннарның саны артуга борчыла. Әлки, Апас, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яңа Чишмә һәм Балык Бистәсе районнарында хәл киеренке булып кала.
Җәйге корылык янгыннарның саны артуга китерде. Урыннарда махсус эшләнгән чараларның тиешле комплексы гамәлгә ашырылуга да карамастан, янгыннарның саны кимүгә таба бармый. Аномаль эсселек шартларында авыл хуҗалыгы объектларын уттан саклау өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләренә быелның 19 апрелендә министрлык белгечләре тарафыннан эшләнгән янгын сүндерү-профилактика чаралары комплексын үткәрүне дәвам итәргә тәкъдим итә.
Мисал өчен, бөртекле культураларны урып-җыю барышында авыл хуҗалыгы техникасын очкын сүндергеч һәм беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазландыру зарур. Шулай ук буа буу, ясалма һәм табигый сулыкларга килү урыннарын җиһазлау буенча тиешле чаралар күрергә, авыл җирендә чүп-чар һәм кипкән үлән, шулай ук кырларда камыл һәм салам ягуны туктатырга, һәр торак пунктта ирекле янгын сагын көчәйтелгән кизү торуга күчерергә кирәк, дип хәбәр ителә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз