Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы, Татарстан-Төркия эшлекле форумы һ.б. чаралар була
Идел буе төбәге агросәнәгать форумы кысаларында ТР фермерлары корылтай үткәрә
(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә Идел буе төбәге агросәнәгать форумы “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә эшли башлый, чара программасы кысаларында Татарстан-Төркия эшлекле форумын үткәрү ниятләнә. Форум ачылган көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы уздырыла. Анда ТР җитәкчелеге катнашуы көтелә.
Аерым алганда, үз эченә “Агрокопмлекс: Интерагро. Анимед. Идел буе төбәге фермеры” XVIII халыкара һәм “Волгопродэкспо” XV махсуслашкан күргәзмәләрен алган Идел буе төбәге агросәнәгать форумының рәсми ачылыш тантанасы 1 павильонда 18ендә сәгать 8.40 та була. 20 февральгә кадәр барачак быелгы форумда Россиянең 150дән артык компаниясе һәм компанияләрнең Чехия, Бельгия, Нидерланд, Германия, Швейцария, Төркиядән булган рәсми вәкилләре, шулай ук Франция, АКШ, Аргентина, Көньяк Корея, Польша, якын чит илләрдән агросәнәгать комплексы продукциясен тәкъдим иткән компанияләр катнашыр дип күзаллана.
Чараның эшлекле программасы кысаларында Татарстан-Төркия форумы авыл хуҗалыгы, сәүдә итү, җиһазлар һәм технологияләр өлкәләрендәге хезмәттәшлек багышлана. Шулай ук 19ында ТР фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең ХV корылтае була һәм фәнни-мәгърифәти кластерлар координацион советы эшчәнлеген алып бара. Моннан тыш, агросәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тармагына караган иң актуаль мәсьәләләргә кагылган “түгәрәк өстәл”ләр уздырылачак. Анда чит илләрдән кертелә торган товарларны үзебездә җитештерелгәннәр белән алмаштыру, агросәнәгать комплексының икътисади нәтиҗәлелеген арттыру хакында сүз булыр дип көтелә, дип хәбәр итә форумны оештыручылар.
Күргәзмәләр белән беррәттән, “Агросәнәгать комплексының заманча җиһазлары һәм технологияләр” конкурсы да үткәрелә. Анда уйлап табучылар үзләренең казанышларын тәкъдим итә.
Биредә Идел буе федераль округы фермер хуҗалыкларында һәм крестьян утарларында җитештерелгән продукция ярминкәсе дә эшләячәк.
Фотосурәт expoagro.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз