news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе Казан ветеринария академиясендә булды

Студентларны эшкә урнашу һәм хезмәт хакы күләме кебек сораулар кызыксындырды

 (Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Н.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә булды. Аграр ведомство җитәкчесе студентлар белән очрашты, аларны эшкә урнашуга һәм хезмәт хакы күләменә кагылышлы сораулар кызыксындырды.

Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ветеринария академиясе ректорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Рөстәм Зарипов белдерде.

Марат Әхмәтов студентлар һәм укытучылар белән очрашуга урынбасарлары, эре холдинг һәм авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләре җитәкчеләре белән килгән иде.
Студентлар министрга республиканың фермерлык хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең бүгенге хәле, аларның ресурслары һәм мөмкинлекләре турында сораулар бирде. Әгәр башлангыч курс студентларын практиканы оештыру принциплары кызыксындырса, чыгарылыш курсларын эшкә урнашу һәм хезмәт хакы күләме борчыды.

Ветеринария академиясе әзерли торган җитештерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча технологларны да эшкә урнашу мәсьәләсе борчый. Билгеле булганча, ТР эшкәртүче сәнәгать предприятиеләре бу студентларны практикага алырга теләми. Марат Әхмәтов бу проблеманы карарга вәгъдә итте. Бер студент Татарстанда йорт куяннары үрчетү ничек үсеш алачагы белән кызыксынды. Бу сорауга министр урынбасарларының берсе җавап бирде.

Очрашуда катнашучылар сәяси характердагы сорауларны да читләтеп үтмәде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстан сәяси хәл һәрвакыт тотрыклы булуы белән аерылып тора, диде. Димәк, яшь белгеч буларак, үз мөмкинлекләреңне куллану өчен бөтен шартлар да бар, дип саный министр.

Хезмәт хакына килгәндә, ул артачак. Бу вуз тәмамлаган белгечләргә генә кагылмый - бу ТР авыл хуҗалыгын үстерү программасына да кертелгән, дип ышандырды М.Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100