Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бәрәңге утыртыла торган мәйданнарны арттырырга тәкъдим итә
Чит илләрдән кертелә торган товарлар урынына үзебезнекен булдыру шартларында халыкны бу продукт белән тулысынча тәэмин итү зарур
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бәрәңге утыртыла торган мәйданнарны арттырырга тәкъдим итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ведомствода белдерделәр.
Узган ел Татарстан товар җитештерүчеләре 72,7 мең гектарда бәрәңге үстергән, аның 6,6 мең гектары шәхси секторга туры килә. Гомумән, бәрәңгегә ихтыяҗ 650—700 мең тонна тәшкил иткәндә, 1,3 млн тонна икенче икмәк җыеп алынган.
Әмма товар җитештерүчеләр уңышның бер өлешен Россия төбәкләренә сатты. Шулай ук РФ өлкәләреннән һәм крайлардан Татарстанга бәрәңге кертелде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерүләренчә, читтән кертелә торган товарларны алмаштыру шартларында, халыкны бу продукт белән тулысынча тәэмин итү зарур. Бәрәңге мәйданнарын арттыруның тагын бер сәбәбе бар. Бу продукциянең бәясе артты, товар җитештерүчеләргә табыш алу мөмкинчелеге туды.
Шуңа күрә тармак министрлыгы хуҗалыкларга бу авыл хуҗалыгы культурасы мәйданнарын арттырырга тәкъдим итә. Моннан тыш, ТР агросәнәгать предприятиеләренә шәхси хуҗалыкларны сыйфатлы орлык белән тәэмин итүне йөкләнгән: кайбер шәхси ярдәмче хуҗалыклар орлыкларны озак вакыт яңартмый, ә бу төрле авырулар килеп чыгуга һәм уңыш кимүгә китерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз