Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләренә Лаеш районында шәхси торак төзелеше өчен 10 гектар җир бүлеп бирделәр
Булачак йортларның урыны аларны тулысынча канәгатьләндерә, чөнки институтның тәҗрибә участоклары нәкъ менә Лаеш районында урнашкан
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләренә Лаеш районында шәхси торак төзелеше өчен 10 гектар җир бүлеп бирделәр. Биредә калкып чыгачак йортларның урыны аларны тулысынча канәгатьләндерә, чөнки институтның тәҗрибә участоклары нәкъ менә Лаеш районында урнашкан, алар биредә җәй буе хезмәт куя. Җир кишәрлеге бүлеп бирү турындагы документны шушы көннәрдә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының 90 еллыгы уңаеннан узган чарада ТР Президенты киңәшчесе Анатолий Краснов тапшырды.
А.Краснов документны тапшырган вакытта билгеләп үткәнчә, бу - авыл хуҗалыгы тармагында зур эшләр башкаручы Татарстанның фәнни элитасына ТР Президентының бүләге. Өстәвенә, биредә җир шактый кыйммәт тора, чөнки ул йорт төзү һәм яшәү өчен уңайлы җирдән бүлеп бирелгән.
Лаеш районы хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев инануынча, бу – фән өлкәсендә эшләүче кешеләр яшәячәк матур бистә булачак. Галимнәр үзләре дә әлеге бүләккә шат, чөнки җәен аларга тәҗрибә участогына шәһәрнең төрле районнарыннан килергә туры килә. Тиздән алар үзләренең “эш урыны” янында яшәячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз