news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Архив фондына кертелгән 14 меңнән артык документ узган ел саклауга алынган

Биналарның кысан булуы сәбәпле, кайбер архивлар киләчәктә документлар кабул итә алмаска да мөмкин

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР Архив фондына кертелгән 14 меңнән артык документ узган ел Татарстанның дәүләт һәм муниципаль архивларына даими саклауга алынган. Шуларның 4 меңгә якыны - шәхси архивлардагы кулъязмалар һәм фоторәсемнәр. Алар арасында мәшһүр татар әдибе Әмирхан Еникинең шәхси язмалары, хатлары, Идел-Урал төбәге халыклары фольклоры аудиоязмалары, Казан тарихы һәм архитектурасы турында сөйләүче фоторәсемнәр коллекциясе, 1940-2007 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле эшчәнлеген бәян итүче фотодокументлар һ.б.бар.

Ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Данил Ибраһимов белдергәнчә, узган ел “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең фонотекасыннан ТР Аудиовизуаль документларның үзәк дәүләт архивына магнитофон тасмасында сакланган 31 мең документ тапшырылган. Мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия булган бу мирас электрон форматка күчерелгән. Архив шулай ук кинодокументлар белән дә тулыланган. Шуларның 150 берәмлеген, мәсәлән, ТР Милли музее тапшырган. Алар - узган гасырның 30 нчы елларында Татарстан белән бәйле уникаль кинохроникадан гыйбарәт. Алар да цифрлы форматка күчерелгән. Данил Ибраһимов билгеләвенчә, ТР Архив фондын фото-, фоно-, видео-, кинодокументлар белән тулыландыруда “ТР Документларның мәҗбүри түләүсез нөсхәсе турында”гы законга кертелгән үзгәрешләр мөһим роль уйнаган. Билгеле булганча, анда ТР Аудиовизуаль документларның үзәк дәүләт архивына әлеге төр продукциянең мәҗбүри нөсхәсен тапшыру хакында нигезләмә бар.

Узган ел шулай ук дәүләт һәм муниципаль архивлар эшчәнлеген туктаткан оешмалардан алынган 67 меңгә якын документ белән дә тулыланган. Алар әлеге оешмаларда эшләгән кадрларның шәхси составына кагылышлы.

Биналарның кысан булуы сәбәпле, кайбер архивлар киләчәктә документлар кабул итә алмаска да мөмкин. Данил Ибраһимов сүзләренә караганда, бүген ТР Милли архивындагы саклау урыннары шулкадәр тыгыз ки, урын булмау сәбәпле киләсе елга дәүләт органнары һәм оешмалардан саклауга документлар кабул итүне туктатырга да мөмкиннәр. ТР Аудиовизуаль документларның үзәк дәүләт архивы өчен махсус бина мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк булачак. Бу проблема инде берничә елдан бирле күтәрелә. Данил Ибраһимов сүзләренә караганда, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тәкъдим иткән биналар мондый архив өчен кирәкле таләпләргә җавап бирми. ТР Матбугат дәүләт архивы да аерым бинага мохтаҗ. “Дәүләт архивларын архив саклау урыннары белән тәэмин итү Татарстанның документаль мирасын саклау һәм уранштыру мәсьәләсен хәл итәр иде”, - ди ТР Баш архив идарәсе җитәкчесе. Аның сүзләренә караганда, Декабристлар урамындагы архив бинасына янкорма төзелешен проектлау өчен кирәкле барлык документлар инде әзер икән. “Быел бу проектлау эшләрен “Киләсе еллар төзелешләре өчен проект-тикшеренү эшләренең исемлег”енә кертергә кирәк”, ди -Данил Ибраһимов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100