news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Арбитраж судына тапшырылган гаризалар саны бер ел эчендә 5 процентка диярлек кимегән

Республика арбитражында банкротлыкка бәйле эшләр динамикасы 2017 елгы дәрәҗәдә сакланган.

ТР Арбитраж судына тапшырылган гаризалар саны бер ел эчендә 5 процентка диярлек кимегән
tatarstan.ru

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2018 елда Татарстан Арбитраж судына 39,5 мең гариза тапшырылган – бу 2017 елга караганда 4,7 процентка кимрәк. Шул ук вакытта, банкротлыкка бәйле эшләр һәм судьялар корпусына эш күләме 2017 елгы дәрәҗәдә сакланган. ТР Арбитраж судының йомгаклау киңәшмәсендә шул хакта билгеле булды. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

«Хисап чорында Татарстан Арбитраж судына 39 мең 789 гариза килде – бу 2017 елгы күрсәткечтән 4,7 процентка азрак. Тикшерелгән эшләр саны да 7,3 процентка кимеде», - дип хәбәр итте ТР Арбитраж суды рәисе Максим Боровков.

Шул ук вакытта, банкротлыкка бәйле эшләр динамикасы бер ел эчендә үзгәрмәде диярлек – 2017 елда ТР Арбитраж судына — 2 мең 212, ә 2018 елда 2 мең 214 шундый гариза килде, дип искәртте Боровков. Ул Татарстан Арбитражының беренче инстанциядәге арбитраж судлары арасында илдә иң зурлардан берсе булуын билгеләп үтте.

Утырышта катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, судның бурычы – проблемаларны иҗтимагый һәм шәхси мәнфәгатьләрдәге балансны исәпкә алып хәл итү, шулай ук хокуктан явызларча файдалануга чик кую.

«Киңәшмәдә китерелгән саннарга карап эшләрнең күләмен күзалларга мөмкин. Әлеге статистика республикадагы икътисади вәзгыятьне һәм яшәп килгән тенденцияләрне чагылдыра», - диде ТР Президенты һәм юридик затларның бөлгенлеккә төшүенә кагылышлы эшләрнең сизелерлек кимүен искәртте. Шул ук вакытта, Миңнеханов гражданнарның банкротлыкка чыгуына бәйле гаризаларның артуына игътибар юнәлтте.

Сүзенең ахырында Рөстәм Миңнеханов судьялар һәм Татарстан Арбитражы аппараты хезмәткәрләренә һөнәри яктан үсүләрен һәм иминлек теләде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100