news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР “Алгарыш” программасын тәмамлаучылар форумы Укытучы елы календарена кертелгән

Укытучы елының календаре әзерләнде. Ул елның төп вакыйгалары үзәгендә кайнарга мөмкинлек бирүче ышанычлы юл күрсәткеч булыр дип көтелә

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). Укытучы елының календаре әзерләнде. Ул елның төп вакыйгалары үзәгендә кайнарга мөмкинлек бирүче ышанычлы юл күрсәткеч булыр дип көтелә.
Бердәм документта тәүге тапкыр Россия Федерациясе территориясендә узачак Укытучы елының барлык төп вакыйгалары тупланган. Анда күргәзмәләр, ярминкәләр, форумнар, конференцияләр, ассамблеялар, cъездлар, акцияләр, төбәкара, Бөтенроссия һәм Халыкара күләмдәге конкурслар бар.
Чаралар педагоглар һәм мәгариф хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм Россия мәгарифенә битараф булмаган барлык кешеләргә кагыла. Вакыйгалар Россия Федерациясенең бөтен территориясен һәм илебезнең күп кенә шәһәрләрен колачлый. Календарьга Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Алгарыш” грант программасын тәмамлаучылар форумы да (ул 27-28 сентябрь көннәрендә Казанда узачак) кертелгән.
Календарь белән Укытучы елы матбугат үзәгенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.


news_right_1
news_right_2
news_bot