news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР агросәнәгать комплексының кайбер предприятиеләрендә хезмәт хакы 1,5 мең сумнан артмый

Хәтта эре инвесторлар да үз хезмәткәрләренә шундый аз күләмдә эш хакы түли

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов рәислегендә ТР агросәнәгать комплексындагы мәсьәләләр буенча киңәшмә узды. Республиканың кайбер хуҗалыкларындагы түбән хезмәт хакы (1,5 мең тирәсе) киңәшмәдә каралган төп мәсьәләләрнең берсе булды.
Хәтта эре инвесторлар да үз хезмәткәрләренә шундый аз күләмдә эш хакы түли. Шул ук вакытта әлеге инвесторлар моннан берничә ел элек үз терлекчеләре һәм аграрийлары аена 10 мең сумнан да азрак хезмәт хакы алмый, дип хәбәр иткән иде.
Кызганычка күрә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу инвесторларга хезмәт хакын арттыру турында турыдан-туры күрсәтмә бирә алмый. Бары тик инвесторларның үзләренең намуслары уяныр дип өметләнергә генә кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100