Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР агросәнәгать комплексында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә зур әһәмият бирелә
Бу кичә башланып киткән язгы кыр эшләре барышында аеруча мөһим
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). ТР агросәнәгать комплексында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә зур әһәмият бирелә. Бу кичә башланып киткән язгы кыр эшләре барышында аеруча мөһим, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Сезонлы эшләр алдыннан республикада агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең эш урынында куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән берничә чара үткәрелгән.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов бәяләвенчә, ел саен республика производстволарында зыян күрүчеләрнең 20 процентка якыны агросәнәгать комплексы өлкәсенә туры килә.
Бүгенге көндә министрлык белгечләре тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге эшне камилләштерү буенча чаралар әзерләнә.
Хезмәт шартларын яхшырту, җитештерүдә җәрәхәт алуны кисәтү һәм һөнәри авыруларны киметү алымнарының берсе – эш урыннарын аттестацияләү буенча чаралар үткәрү. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 1600 дән артык оешма аттестация узган, аларда 225 мең эш урыны аттестацияләнгән. Әлеге уңайдан Азнакай (87,8 процент эш урыны аттестацияләнгән), Лениногорск (79,5) һәм Әлмәт (75) районнары әйдәп бара.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы оешма-предприятие җитәкчеләренә хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы белгечләр билгеләргә кушылган. Әлеге белгечләр төркеме ирекле янгын сагы, машина ишегаллары һәм башкаларның эшенә системалы рәвештә контроль тикшерүләр үткәрергә тиеш.
Хезмәтне саклау өлкәсендәге вәзгыятьне алга таба яхшырту максатыннан агымдагы елда төп көчне “2011-2013 елларга исәпләнгән агросәнәгать комплексы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы предприятиеләрдә эшләчеләрнең хезмәт шартларын яхшырту һәм саклау” республика тармак максатчан программасын гамәлгә ашыруга юнәлдерү күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз