news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР агросәнәгать комплексында ел башыннан 774,5 мең тонна сөт, 228,6 мең тонна терлек һәм кош җитештерелгән

Аеруча кош ите җитештерүдә артым зур - 102 процент

 (Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Ел башыннан Татарстан авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 774,5 мең тонна сөт, 228,6 мең тонна терлек һәм кош  җитештерелгән (биредә тере мал турында сүз). Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бу мәгълүматларны үз докладында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов китергән. Аның мәгълүматларына караганда, аеруча кош ите җитештерүдә артым зур - 102 процент. Мөгезле эре терлек җитештерү, узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта, 10 процентка арткан. Дуңгыз ите, киресенчә, 7 процентка кимегән.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100