news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләренең 200 гектар бәрәңге аласы калган

Бүгенге көндә республикада 125 мең тонна икенче икмәк җыелган

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләренең 200 гектар бәрәңге аласы калган. Бүгенге көндә республикада 125 мең тонна икенче икмәк җыелган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Быел бәрәңге утыртылган барлык мәйдан, шәхси хуҗалыкларны да кертеп, 72,7 мең гектар тәшкил итә, аларның 6,6 мең гектары авыл хуҗалыгы предприятиеләренә туры килә. Авыл хуҗалыгы оешмаларының 200 гектар мәйданда икенче икмәк җыясы калган, бер гектардан уртача уңыш 195 центнер тәшкил итә. Бүгенге көнгә барлыгы 125 мең тонна бәрәңге җыеп алынган.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында раслауларынча, быел Татарстан үзен икенче икмәк белән тулысынча тәэмин итә. Хәер, министрлыкта аныклап узуларынча, бу вәзгыять алдагы елларга да хас иде. Бары 2010 ел гына искәрмә булып торган, анда корылык булу сәбәпле, бәрәңгене читтән кертергә туры килде. Әмма ведомствода алга таба андый хәлләр кабатланмас дип ышандыралар, чөнки Татарстанда елдан-ел су сиптерү комплексы үстерелә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100