news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләре авыл хуҗалыгы техникасын ремонтларга кереште
Тракторлар, терлек азыгы җыю һәм ашлык суктыру комбайннары, чәчү комплекслары һәм культиваторларны ремонтлау билгеләнгән график нигезендә бара
Скопировать ссылку
(Казан, 23 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләре авыл хуҗалгы техникасын ремонтларга кереште. Тракторлар, терлек азыгы җыю һәм ашлык суктыру комбайннары, чәчү комплекслары һәм культиваторларны ремонтлау билгеләнгән график нигезендә бара. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Республикада көзге–кышкы чорда барлыгы 13942 тракторны ремонтлау бурычы тора. Бүгенге көндә 1553 трактор ремонтланган, бу план күрсәткеченең 11 процентын тәшкил итә. Республиканың кайбер районнарында әлеге төрдәге техниканы төзекләндерү кызу темпларда алып барыла. Мисал өчен, Алабуга районында тракторларның – 52, Биектау районында – 35, Буа районында – 33, Кайбыч районында 31 проценты ремонтланган.
3465 ашлык суктыру комбайнының 168 е (5 проценты) төзекләндерелгән. Минзәлә районында бу күрсәткеч – 26, Әтнә һәм Әлмәт районнарында – 19, Биектау районында 14 процентка тигез.
2010 елгы авыл хуҗалыгы эшләренә шулай ук чәчү комплекслары, чәчкечләр, культиваторлар һәм башка төр техника да тәртипкә китерелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2