news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре уңыш бәйрәменә әзерләнә

Ул Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән бер үк вакытта үткәреләчәк

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре уңыш бәйрәменә әзерләнә. Ул 7 октябрьдә билгеләп үтелүче Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән бер үк вакытта үткәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Бәйрәм “Баскет-холл”да узачак. Тантанага иң яхшы терлекчеләр, яшелчә үстерүчеләр, механизаторлар һәм җәнлек асраучылар чакырылган. Бу көнне шулай ук бөртекле культуралардан мул уңыш җыеп алуга ирешкән һәм терлекләрнең баш санын узган елгы дәрәҗәдән киметмәгән агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләрен дә хөрмәтләячәкләр.
Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче һәм югары нәтиҗәләргә ирешкән бригадалар, коллективлар, звенолар адресына да рәхмәт сүзләре яңгыраячак.
Татарстан агросәнәгать комплексын үстерүгә акчалата ярдәм күрсәткән иң яхшы инвесторларны да билгеләп үтү күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100