Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР агросәнәгать хезмәткәрләрен һәр сумны экономияләргә өйрәтәләр
Республиканың 7 зонасында семинар-киңәшмәләр узды
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). ТР агросәнәгать хезмәткәрләрен һәр сумны экономияләргә өйрәтәләр. Республиканың 7 зонасында семинар-киңәшмәләр узды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Министрлык Татарстан агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институты белән бергә республиканың 7 зонасында ТР агросәнәгать комплексының бухгалтерлык һәм икътисад хезмәтләре эшчәлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча семинар-киңәшмәләр үткәрде.
ТР Идел буе зонасы бухгалтерлары һәм икътисадчылары икътисади планлаштыруда бухгалтерлык исәп-хисабы өлкәсендә алдынгы тәҗрибә белән таныштылар. Киңәшмәдә катнашучылар алдында Татарстанның әйдәп баручы хуҗалыкларының берсе “Цильна” ҖЧҖ директоры Барис Гафуров чыгыш ясады һәм игътибарны заманча шартларда җитештерү белән сукырларча шөгыльләнергә ярамый, һәр адымны икътисади яктан күзаллау зарурлыгана юнәлтте.
Шулай ук Буа районыннан “Авангард” ҖЧҖ, Апас районыннан “Ибраһимов һәм К” ҖЧҖ һәм Тәтеш районының “Башак” ҖЧҖ ләренең баш белгечләре дә икътисади һәм хуҗалык эшчәнлеген планлаштыру өлкәләрендә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Семинарда бухгалтерлар һәм икътисадчылар агымдагы елның 9 аенда республиканың авыл хуҗалыгы тармагы уңышлары һәм гаилә фермаларын үстерү тәҗрибәсе белән таныша алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз