news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тозны чит илдән кертүне тыю бәяләр артуга китерәчәкме - белгечләр фаразы

Украинадан тоз импортын тыю 1 ноябрьдән гамәлгә керәчәк.

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россия Хөкүмәте чит илләрдән кертелгән продуктлар исемлеген арттырды. 1 ноябрьдән Украинадан тоз кертелү тукталачак. 

Россия Федерациясендә кулланылган аш тозының 30 проценты Украинаның "Артемсоль" предприятиесеннән сатып алына. 2015 елның январендә Россия бу предприятиенең продукциясенә чикләүләр кертте, май-июль айларында "Артемсоль" Россиягә 329 мең тонна (шуның 16100 тоннасы - аш тозы) тоз саткан.

Тозга бәя артмаячак - Дворкович

Украина тозына чикләүләр кертү җирле җитештерүчеләргә ярдәм булачак, дип белдерде вице-премьер Аркадий Дворкович.

“Сәүдә куркынычсызлыгы доктринасы нигезендә, аш тозын җитештерүче россиялеләрнең өлеше кимендә 85 процент булырга тиеш. Илдә гамәлгә ашырыла торган инвестицияләрне исәпкә алганда, эмбарго кысаларында, безнең җитештерүчеләргә ярдәм итү вакыты килеп җитте. Бу карар базарда дефицит тудырмаячак, алар Россияне тоз белән тәэмин итәргә сәләтле. Илдә җитәрлек күләмдә чимал базасы бар”, - диде вице-премьер.

Ул шулай ук әлеге чикләүләрнең 1 ноябрьдән гамәлгә керәчәген билгеләп, тозга бәя артмаячак дип вәгъдә бирде.

Россия Авыл хуҗалыгы мәгълүматлары буенча, илдә ел саен 3,6 млн тонна тоз чыгарыла. Җитештерүчеләрнең исә 6,1 млн тонна тоз чыгару мөмкинлеге бар.

Россиядә ел саен уртача 1,3 млн тонна аш тозы һәм 4 млн тонна техник тоз кулланалар. Чит илдән кертелгән тоз күләме исә 33,1 (аш тозы) һәм 32,6 (техник тоз) процентны тәшкил итә.

Матбугат күтәреп чыкмаса, бәя артмаячак - Резщиков

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының сәүдә базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Евгений Резщиков фикеренчә, тозга бәя арту булмаячак.

“Әгәр газета-журналлар күтәреп чыкмаса, шау-шу булмаячак. Бу Явыз Иван чорларындагы тоз фетнәләре түгел. Кибет киштәләреннән тоз югалмаячак”, - диде ул.

Шау-шу күпчелек очракта ясалма рәвештә туа - Никифоров

Россиянең һәм Татарстанның атказанган икътисадчысы Сергей Никифоров бу уңайдан: “Шау-шуны күпчелек очракта ясалма рәвештә тудыралар. Хәзер дә ул барлыкка килә икән, димәк бу ниятләнгән эш. Без үзебезне үзебез тоз белән тәэмин итә алабыз. Мөнәсәбәтләребез яхшы булган күрше төбәкләр дә бар, шуңа да кыенлыклар килеп чыкмас дип уйлыйм”,- диде.

Кире нәтиҗәсе булырга мөмкин - Дәүләтшин

Икътисади фәннәр кандидаты Таһир Дәүләтшин фикеренчә, бу тыю тозга бәя артуга китерергә мөмкин. "Халыкка бит барыбер - тоз каян килә ул Украинаданмы, башка илдәнме, алар сатып алганда тозның кайдан икәнен уйламый. Бу акция сәяси дип уйлыйм.

Бер тапкыр шундыйрак очрак булган иде - тоз кертелми дигән хәбәр бәяләр кисәк артуга китерде.  Гомумән алганда, мин моңа каршы. Эшмәкәрләргә файдасына караганда кире нәтиҗәсе зуррак булырга мөмкин. Бәяләр арту нәтиҗәсендә күбрәк кеше зыян күрүе бар", - диде ул.

Шул ук вакытта икътисадчы бәяләр бик югары күтәрелер дип санамавын әйтте. "Бәяләр беркадәр артыр, билгеле, әмма зур фаҗига булыр дип уйламыйм", - диде ул.  

10 ел элек, 2006 елда тоз бетә дигән хәбәрләр халыкның кибетләрдән күпләп тоз сатып ала башлавына китерде һәм тозга бәяләр кискен күтәрелде һәм кайбер кибетләрдә 60 сумга кадәр җиткән иде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100