news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төзелеш министры урынбасары «Водоканал»ының тарифлары 13 процентка арту сәбәбен аңлатты

Быел Казанның «Водоканал» предприятиесе тарифларын 13 процентка арттыра. Бу инфраструктураны яңарту өчен бердәнбер ысул булып тора. Бу турыда Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

«Челтәрләрне ремонтлау өчен акча кирәк. Инвестицион программадан тыш, «Водоканал»ның чыганаклары юк. Шуңа күрә быел тарифларны 13 проценттан да арттыру турында карар кабул ителде», - дип сөйләде Фролов «Интервью без галстука» тапшыруында.

Ул ачыклык керткәнчә, су белән тәэмин итү һәм канализация өчен түләү күләмен билгеләнгән индекстан югарырак күтәрү карары яңа тарихта беренче тапкыр кабул ителгән. Әмма тарифларның мондый үсеше кирәк иде һәм ул федераль дәрәҗәдә Монополиягә каршы хезмәт тарафыннан хупланды.

Гомумән алганда, республикада торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифларның чик үсеше 6,2 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән.

«Кайбер муниципалитетларда ул 6,2 проценттан артмаячак, башка муниципалитетларда 6,2 проценттан югарырак, ә кайдадыр түбәнрәк тә булачак», - дип сөйләде министр урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100