news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төзелеш Министрлыгында илкүләм проектлар буенча объектлар төзү турында сөйләделәр

ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин илкүләм проектлар кысаларында төзелүче яки ремонтлана торган объектлар буенча эшләр турында сөйләде.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 27 объектның 20сендә эшләр бара инде. Алар 12% ка үтәлгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. «Торак» федераль проекты буенча өч объект 11% ка әзер.

Нурлатта су алу узелы булган су белән тәэмин итү системасы төзелә. Бу объект «Чиста су» илкүләм проекты буенча уза. Эшләр 15% ка башкарылган. «Торак фондының яшәү өчен яраксыз яшәү шартларын тотрыклы рәвештә киметүне тәэмин итү» федераль проекты буенча 5 213 кв.м мәйданлы 192 фатирда яшәүчеләрне күчереп була.

Казанда «Экология» илкүләм проекты буенча чистарту корылмалары һәм ләм кырларын рекультивацияләү реконструкцияләнә. Беренче объект 31% ка төгәлләнгән, икенчесе - 9% ка. Моннан тыш, Самосырово полигонын рекультивацияләү эшләре 36% ка башкарылган.

ТР Тукай районында «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 100 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә. Казанда «Демография» илкүләм проекты кысаларында балалар бакчасы төзелә. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Татарстанда бер ел эчендә 34 объект төзелергә тиеш. Бүгенге көндә алар 14% - ка төзелгән.

Республикада «Мәдәният» илкүләм проектының 5 объекты буенча эшләр 11% ка башкарылган. Аерым алганда, Түбән Кама яшь тамашачылар театры һәм Буада мәдәният йорты реконструкцияләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100