Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төзелеш министрлыгы яңа сезонда җылылык өчен түләү тәртибен аңлатты
Яңа ягып җылыту сезоны башлануга, Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә түләү кәгазьләрендә җылылык өчен түләү барлыкка киләчәк. Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин җылылык өчен түләү иң югары булган айларны искә төшерде.
«Сентябрьдә җылылыкны тоташтыргач, халык октябрьдә алачак түләү документларында «җылылык» дигән юлда сентябрь аенда кулланылган җылылык күләме факты күрсәтелә. Йортлары гомумйорт хисап приборлары белән җиһазландырылмаган кешеләр бу хезмәт өчен сигез айлык җылыту чорын исәпкә алып билгеләнгән нормативлар буенча түли», — диде ул.
Спикер җылылык энергиясенә чыгымнар арту турыдан-туры температура режимына бәйле, дип искәртте. Һәм, кагыйдә буларак, җылылык өчен түләүнең иң зур өлеше салкын кыш айлары — гыйнвар һәм февральдә була.
«Быел 2023 елның 1 июленнән халык өчен коммуналь хезмәтләргә, шул исәптән җылылык энергиясенә тарифлар үзгәрмәвенә игътибарыгызны юнәлтәм. Коммуналь хезмәтләргә тарифны киләсе индексацияләү 2024 елның 1 июленнән булачак», — дип ассызыклады Айзатуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз