Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төзелеш министрлыгы: Татарстанда шәхси торак төзелеше планы арттырып үтәлгән
Бүгенге көндә Татарстанда бер елга планлаштырылган гомуми күләмнән 2 миллион 593 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу күрсәткеч планның 94 процентын тәшкил итә. Индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча еллык план арттырып үтәлгән һәм 109 процент тәшкил итә – бу 13 мең 600 йорт, дип хәбәр итте Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.
Социаль ипотека программасы буенча планлаштырылган еллык күләмнең 70 проценты тапшырылган. Бүгенгә социаль ипотека буенча 23 йорт сафка бастырылган, тагын 33 йорт төзелә, дип билгеләп үтте Айзатуллин республиканың Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә.
Социаль объектлар төзелеше темплары да югары булып кала, дип өстәде министр. Аның сүзләренә караганда, илкүләм проектлар буенча төзелә торган биш мәгариф учреждениесенең өчесендә эш дәвам итә: Мамадышта 240/120 урынга исәпләнгән мәктәп-балалар бакчасы, Тукай районының Шилнәбаш авылында 100 урынга исәпләнгән мәктәп һәм Казанда балалар бакчасы төзелә.
Федераль һәм республика акчаларына төзелә торган сәламәтлек саклау тармагындагы җиде төрле учреждениедә эшләр 67 процентка үтәлгән. Моннан тыш, Казанда Республика клиник хастаханәсе бинасына янкорма төзү эшләре соңгы этапта – 96 процентка җитте.
Ике федераль программага кергән 8 мәдәният объектының берсе эшләнә әле («Мәдәни мохит» федераль проекты). Шул ук вакытта 2 объект тәмамланган, 5 объект буенча эшләр дәвам итә.
Спорт өлкәсендә алты ябык футбол манежын төзү дәвам итә. Сәламәтләндерү лагерьларын төзү программасы 66 процентка үтәлгән. Подрядчылар биш объектта эшли, берсе тапшырылды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, элегрәк Айзатуллин шулай ук Татарстанның биш мең йортына җылылык килә башлавын хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз