news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 31 йортта капиталь ремонт тәмамланган

Татарстанда быел күп фатирлы йортларда капиталь ремонт программасы 37 процентка төгәлләнгән. Хәзерге вакытка республикада 31 йорт яңартылды, ә 69 йортта лифт алыштырылды. Тагын 68 объектта ук эшләр ахырына якынлаша. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.

Торак төзелешеннән тыш, министр социаль өлкә объектлары – мәктәп, медицина учреждениесе, мәдәни һәм башка объектларда ремонт башкарылуы турында сөйләде. Шулай ук урамнарны яктырту, газ һәм инженерлык челтәрләрен реконструкцияләү һәм татарстанлыларны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү эшләре алып барыла.

Шулай ук Айзатуллин торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләр белән бәйле вазгыять турында әйтте. Узган айда түләүләр уртача 98,1 процентка җиткән, бу узган елгы күрсәткечләрдән 0,6 процентка артык. Хәзерге вакытта Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен бурыч 8,9 млрд сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100