Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 2 миллион 889 мең квадрат метр торак төзелгән
Татарстанда торак төзелеше программалары буенча бүгенге көндә 2 миллион 889 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шуның 2 миллион 36 мең квадрат метры - шәхси торак төзелешенә, 747 мең квадрат метры – күп фатирлы инвестицион торакка һәм 105,7 мең квадрат метры социаль ипотека буенча төзелгән йортларга туры килә.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча дүрт программаның икесе буенча эшләр дәвам итә. 10 муниципаль берәмлектә «Ятим балалар» өчен билгеләнгән 600 торак урыны буенча 258 фатирга Дәүләт торак фонды милке хокукын теркисе бар. Тагын 39 фатир төзелеп килүче дүрт социаль ипотека йортында урнашкан, аларны ноябрь аенда файдалануга тапшыру ниятләнә.
«Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченеп кайтучылар һәм чернобыльчеләр» категориясе буенча 7 сертификаттан бары тик берсен генә рәсмиләштерәсе калган. Республикада «Торак» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында өч объектның әзерлеге 81 процент тәшкил итә.
Министр социаль-мәдәни объектлар төзү, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыруның барышы турында аерым сөйләде. Быел илкүләм проектлар һәм дәүләт программаларына кертелгән 5 мәгариф учреждениесенең өчесендә эшләр бара. Бу – Тукай районының Шилнәбаш авылында 100 урынлы мәктәп, Мамадыш һәм Казандагы балалар бакчалары.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә 61 объектның алтысында әле эшләр тәмамланмаган. Бу – федераль һәм республика чаралары кысаларында төзелә торган беренчел буын сәламәтлек саклау учреждениеләре. Эшләрнең гомуми үтәлеше 83 процент тәшкил итә.
Мәдәният тармагы буенча 8 объектның дүртесендә эшләр бара. Алар барысы да «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Эшләрнең гомуми үтәлеше – 62 процент.
Дүрт федераль чара Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы линиясе буенча тормышка ашырыла. Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшләрнең үтәлеше – 67, ләм басуларын рекультивацияләү буенча – 30, Самосырово полигонын рекультивацияләү буенча – 56 процент. Шулай ук Кама тамагында Куйбышев сусаклагычы ярларын ныгыту дәвам итә.
Быел җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча эш федераль һәм республика программалары кысаларында алып барыла. Гомумән алганда, әлеге юнәлеш буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 94 процент тәшкил итә. Хәзерге вакытта 65 объектның 38е әзер. Бу атнада подрядчылар Алексеевск, Менделеевск, Югары Ослан, Әлки, Аксубай, Питрәч, Баулы, Азнакай, Лениногорск, Нурлат, Яшел Үзән, Балык Бистәсе районнарында эшләрнең тулысынча тәмамлануы турында хисап тоткан.
Спорт өлкәсендә 6 ябык футбол манежының икесе эшләнеп бетмәгән әле. Программа буенча төзелеш-монтаж эшләре 96 процентка башкарылган. Сәламәтләндерү лагерьларын төзү программасы буенча бу атнада Саба районында бер объектта эшләр тәмамланган. Тагын ике объектта эш дәвам итә. Гомумән, программа буенча төзү-монтаж эшләре 84 процентка үтәлгән.
Башкарма комитет биналарын төзү программасының үтәлеше 98 процентка җиткән. 4 объектта эш бара.Ха кка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын төзү программасы буенча Менделеевск районында бер объектта эш тәмамланып килә. Бу атнада объектларны Нурлат һәм Тукай районнарында тапшырганнар.
Министр шулай ук җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәрләре оешмаларының әзерлек паспортларын алу кысаларында башкарыла торган эш турында хәбәр итте. Биредә план 69 процентка үтәлгән. 27 райондагы 54 оешма бу эшне тулысынча төгәлләгән. Хәзерге вакытта барлыгы 14 район муниципаль берәмлекнең әзерлек паспортын алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз