news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 130 йортка капиталь ремонт үткәрүгә килешү төзелде

2023 елда Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына 716 объект керде. Аларның 130ы буенча хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзелгән. 46 йортта төзелеш-монтажлау эшләре үткәрелә, 84 йортта 219 лифт алыштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.

Тагын дүрт программа халыкның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итүгә кагыла. Быел 600 ятим бала, 78 яшь гаилә өй туе үткәрер дип көтелә. Алар кысаларында Татарстан Яшьләр министрлыгы «Электрон бюджет» системасында барлык муниципалитетлар белән килешү төзеде.

Моннан тыш, биш һәм аннан да күбрәк балалы 22 күп балалы гаилә һәм күченеп килергә мәҗбүр булган, Ерак Төньяктан күчеп кайткан алты гаилә торак алачак. «Бүген күп балалы гаиләләр һәм аерым категория гражданнарга бирелгән документларны тикшерәләр, шуннан соң сертификатлар рәсмиләштерелә башлаячак», - дип аңлатты Айзатуллин.

Моннан тыш, ул Татарстан җитәкчесенә республикада гамәлгә ашырыла торган төзелеш, шул исәптән биологик чистарту корылмасы, мәдәният йорты, балалар бакчасы, мәктәп ремонты һәм төзелеше өлкәсендәге илкүләм проектлар турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100