news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төзелеш министрлыгы ташламалы ипотека бирү вакытын 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итә

Россия Төзелеш министрлыгы яңа төзелгән йортларга ташламалы ипотеканы 2022 елдан соң да озайтырга кирәк дип саный. Шулай итеп илдә торак төзелеше темпларын саклап һәм аңа ихтыяҗны арттырып булачак дип сөйләде Көнчыгыш икътисад форумында Россия төзелеш министры урынбасары Никита Стасишин.

«Без озайтуны хуплыйбыз. Сентябрь урталарында ихтыяҗның ниндирәк хәлдә булуын карагач, бу мәсьәләгә кире кайтачакбыз. Хөкүмәттә уртак карар кабул итәчәкбез», – диде ул ТАСС агентлыгы белән әңгәмәдә.

Никита Стасишин искәрткәнчә, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм программасы буенча 2030 елга Россия ел саен 120 млн квадрат метр торак төзелешенә чыгарга планлаштыра. Әмма, моннан тыш, бу яңа торакка зур ихтыяҗ да кирәк. «Моның өчен ташламалы программалар кимендә шул вакытка кадәр гамәлдә булырга тиеш», – дип әйтте министр урынбасары.

Россиядә илкүләм проектлар Президент Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле башкарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot