Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төзелеш министрлыгы: Казан метросы яңа линиясенең беренче участогы 46 процентка әзер
Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогында эшләр дәвам итә: ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы мәгълүматларына караганда, объект 46 процентка әзер.
Яңа линия Татарстан башкаласының биш районын – Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырырга тиеш.
5,37 км озынлыктагы беренче участок дүрт станцияне үз эченә ала: «ТАССРның 100 еллыгы», «Академия», «Зилант» һәм «Тулпар». Барлык объектларда актив төзелеш-монтаж эшләре бара.
«Тулпар» станциясендә гидроизоляция ясау, вентиляция киосклары өчен тимер-бетон конструкцияләр монтажлау, электр чыбыгы системаларын сузу, эчке биналарны бизәү һәм вентиляция урнаштыру эшләре дәвам итә.
«Зилант» станциясендә тимер-бетон конструкцияләр төзү һәм кирпеч салу башкарыла.
«Академия» станциясендә гидроизоляция, төп тимер-бетон конструкцияләрне монтажлау һәм башка эшләр башкарыла.
«ТАССРның 100 еллыгы» станциясендә тимер-бетон конструкцияләрне урнаштыру һәм гидроизоляция эшләре башланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз