news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия Президентының рәхмәт хаты тапшырылды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия Президентының рәхмәт хаты тапшырылды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле дәүләт башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Миңнеханов республикада төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалык үсешенә аеруча өлеш керткәне өчен билгеләп үтелде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисе эш сәфәре белән Пермьдә. Анда яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре буенча Идел буе федераль округы советы утырышы узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot