news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Тойота Королла” машинасы “Мерседес-Бенц”ка бәрелгән, анда пассажир һәлак булган

Февральның 15 көнендә Татарстан юлларында булган һәлакәтләрнең 174ендә 206 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән һәм 11 кеше үлгән

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). 15 февраль көнне сәгать кичке 5 нче яртыда Мәскәү – Уфа юлының 952 нче чакрымында, Мамадыш районы турысында, “Тойота Королла” автомобиле белән идарә иткән 1978 елгы кеше, фаразланганча, тизлеген хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек итеп сайлый алмаган һәм каршы як юл хәрәкәт тасмасына чыгып, “Мерседес-Бенц” машинасына бәрелгән. “Тойота Королла”ның пассажирының, ул 1973 елгы хатын-кыз, һәлакәт урынында гомере өзелгән.

 

Республика ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, февральның 15 көнендә Татарстан юлларында транспорт катнашында булган һәлакәтләрнең 174ендә 206 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән һәм 11 кеше корбан булган. Шул исәптән республика башкаласындагы 103 һәлакәттә 1 кеше һәлак булган һәм 126 кеше каза күргән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100