news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Товары бар - документлары юк

Бүген Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 100 литр спиртлы сыеклыкны кулланыштан алды

(Казан, 19 ноябрь, “Татар–информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген  Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 100 литр спиртлы сыеклыкны кулланыштан  алды. Сәбәбе - дезинфекция максатлары өчен ясалган әлеге товар сатуга тиешле документларсыз чыгарылган. Казанның Айдаров һәм Челюскин урамнары киселешендә урнашкан шикле сәүдә урынына тикшерүчеләрне   якын-тирәдә яшәүчеләрнең күп санлы шикаятьләре әледән-әле китерә.

Биредә “салырга” яратучыларга 15 сумнан гына 300 мл сыешлы шешәдә спиртлы сыеклык “тәкъдим” ителә, шул ук продукция 5 литрлы шешәләрдә дә сатыла. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан, моңа ачыклык керткәнче дип, товар сатудан алынды, административ хокук бозу турында беркетмә  төзелде. Хәзерге вакытта анда сәүдә иткән эшмәкәрне  җаваплылыкка  тарту өчен материалларны судка җибәрү  хәстәре күрелә. Мондый гамәл өчен җәза - 4 мең сумга кадәр штраф һәм товарны конфискацияләү.

“Биредә без беренче тапкыр гын түгел. Эшмәкәр белән “дуслык” шактый еллар дәвам итә. Һәр очракта да аның шудый спиртлы сыеклыкларны документларсыз сатуы ачыклана. Әлеге эшмәкәргә караган сәүдә нокталарыннан тонналап шундый товарны кулланыштан алган вакытлар бар иде”, – ди тикшерүчеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot