Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан һәм Еврей автономияле өлкәсе арасында товар әйләнеше бер елда ике тапкыр арткан
Татарстан белән Еврей автономияле өлкәсе арасындагы товар әйләнеше бер ел эчендә ике мәртәбә арткан. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Биробиджанда «Федераль практика» программасы кысаларында шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Еврей автономияле өлкәсе өчен остаз төбәк булып тора. 2026 елның беренче сигез аенда хезмәттәшлек кысаларында өлкәнең сәнәгать мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән 30га якын чара үткәрелгән. Яклар үзара эшлекле сәфәрләр оештырган, конгресс һәм күргәзмә чараларында катнашкан. Татарстан шулай ук Еврей автономияле өлкәсе белән бизнес өчен кирәкле инфраструктура булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашкан.
Сәфәр барышында Лернер Еврей автономияле өлкәсе губернаторы Мария Костюк, «Еврей автономияле өлкәсе инвестицион агентлыгы» фонды генераль директоры Сергей Бергалин һәм эшмәкәрләр берләшмәсе вәкилләре белән очрашты. Министр урынбасары шулай ук «Шанс» җиңел металл конструкцияләр заводында, «Фома» мебель комбинатында һәм «Мототренд» компаниясендә булды.
Лернер Еврей автономияле өлкәсенең сәнәгать үсешендә уңай үзгәрешләр булуын билгеләп үтте. 2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча төбәктә сәнәгать җитештерүе индексы 110 процент тәшкил иткән, ә җитештерелгән продукцияне төяп озату күләме 8,8 процентка арткан.
Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Еврей автономияле өлкәсе икътисады өчен үсеш ноктасына әверелергә мөмкин булган биш төп юнәлешне билгеләгәннәр. Алар арасында өлкәнең Кытайга Россия «капкасы» буларак ролен көчәйтү, экспорт эшчәнлеген киңәйтү, файдалы казылмалар чыгару һәм аларны тирәнтен эшкәртү, зур федераль компанияләр белән хезмәттәшлек итү, шулай ук кадрлар мөмкинлекләрен үстерү кебек юнәлешләр бар.
Татарстан белән Еврей автономияле өлкәсе төбәкнең сәнәгать мөмкинлекләрен ныгыту буенча уртак эшне дәвам итәргә җыена.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз