news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия белән Кытай арасындагы товар әйләнеше 200 миллиард доллардан арткан

Россия белән Кытай арасындагы товар әйләнеше 200 миллиард доллардан арткан
Фото: tass.ru

Россия белән Кытай арасындагы товар әйләнеше, 200 миллиард доллар күләмендәге максатчан күрсәткечтән артып, 244 миллиард долларга җиткән. «Новатэк» башлыгы Леонид Михельсон, Россия Президенты Владимир Путин белән Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин арасында узган фикер алышуны шәрехләп, шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Михельсон сүзләренчә, очрашу нәтиҗәле узган: яклар ике яклы мөнәсәбәтләрнең һәм икътисади хезмәттәшлекнең төп мәсьәләләре турында фикер алышкан.

Сөйләшүләр Кытайның «Цилинь Шаньчжуан» дәүләт резиденциясендә узган. Башта лидерлар киңәйтелгән составта икътисади хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышкан, аннары әңгәмәне тар даирәдә дәвам иткән.

Эшлекле иртәнге аш вакытында Путин һәм Си Цзиньпин тышкы сәясәт, шул исәптән Азия-Тын океан төбәгендә стратегик хезмәттәшлек, Украинадагы һәм Корея ярымутравындагы вазгыять турында фикер алышырга җыенуларын әйткән. Россия делегациясе составында тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков та бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot