news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Товарлар һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар линия эшли башлый

Шалтыратулар 7 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк.

(Казан, 3 ноябрь, "Татар-информ"). Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Татарстан буенча Кулланучылар хокуклары һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек идарәсе 7 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр товарлар һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм
куркынычсызлыгы буенча кайнар линия оештырачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шалтыратулар 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр төшке ашка бүленеп, кабул ителәчәк.

Мөрәҗәгатьләр 8 (917) 224-87-94 кайнар линия телефоны аша кабул ителәчәк. Моннан кала, (843) 221-90-16 телефоны аша “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең консультация үзәгенә дә шалтыратырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot