Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Товар әйләнеше буенча лидер районнар мәгълүм — исемлек
Татарстан кулланучылар җәмгыятенең узган 2016 елдагы эшчәнлеге 20,5 млрд сум дип бәяләнә.
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан кулланучылар җәмгыятенең узган 2016 елда эшчәнлеге 20,5 млрд сум дип бәяләнә. Иң зур үсеш Әлки, Тәтеш район кулланучылар җәмгыятьләрендә күзәтелгән. Югары Ослан, Минзәлә, Саба районнарында исә күрсәткечләр, киресенчә, төшкән.
Бу хакта бүген Татарстан кулланучылар берлеге утырышында әлеге ведомство җитәкчесе Мәхмүт Фәттахов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, районнардагы кооперативлар тарафыннан 7 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чимал сатып алынган. Берәмләп сату нокталары аша 9,7 млрд сумлык товар сатылган. 2015 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, былтыр бу өлкәдә үсеш 7 процент тәшкил иткән.
Товар әйләнеше буенча лидерлар рәтендә Менделеевск, Кукмара, Балык Бистәсе район кулланучылар җәмгыятләре. Чистай, Югары Ослан, Саба, Минзәләдә исә үсеш кимүе күзәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз