news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Товар билгесе буенча хокуклар бозылу аркасында суд Шүрәле сыннарын юк итәргә карар иткән

Товар билгесе буенча хокуклар бозылу аркасында суд Шүрәле сыннарын юк итәргә карар иткән
Фото: © «Татар-информ», архив

Суд товар билгесе буенча хокуклар бозылу аркасында Шүрәле сыннарын юк итәргә карар иткән. Бу хакта суд эшләре картотекасына сылтама белән «Коммерсант» басмасы хәбәр итә.

«Шүрәле» товар билгесенә хокукларны рәсмиләштергән компания Шүрәле сыннарын ясап саткан оешманы судка биргән һәм аның шикаяте өлешчә канәгатьләнлерелгән.

Татарстан арбитраж суды Шүрәле сыннары ясаган оешмага 20 мең сум компенсация түләүне һәм дәүләт пошлинасы өчен чыгымнаны түләүне дә йөкләгән. Шулай ук эш буенча бөтен дәлилләрне юк итәргә кушкан, дип яза басма.

Әлеге товар билгеләренең иясе булган компания җитәкчесе Искәндәр Асянов «Ъ Волга-Урал» басмасына ачыклык керткәнчә, «Шүрәле» дип язылган сыннар гына юк ителәчәк. Язылмаганнарына претензияләр юк.

Әлеге компания «Әкият» курчак театрына «Су анасы» спектаклен күрсәткән өчен дәгъва белдергән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot