news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тоткарланган Уфа мэры Ратмир Мәүлиевны өй арестыннан җибәрделәр

Тоткарланган Уфа мэры Ратмир Мәүлиевны өй арестыннан җибәрделәр. Бу хакта Мәүлиевның адвокаты Марат Самойловка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Башкортстанның Югары суды Уфа мэры Мәүлиевны өй арестыннан җибәрде, билгеле кайбер гамәлләрне тыйды. Мәүлиевка 22.00 дән 6.00 гә кадәр өйдән чыгарга ярамый. Калган вакытта ул теләсә кайда булырга мөмкин», - диде адвокат.

Исегезгә төшерәбез, Ратмир Мәүлиевны вазифаи вәкаләтләрен арттыруда, ришвәт алуда, шулай ук шәһәр шифаханәләренең берсендә участокны законсыз тартып алуда гаеплиләр.

Тикшерү фикеренчә, 2024 елның ноябреннән 2025 елның декабренә кадәр Уфа мэры күрсәтмәсе буенча коммерция оешмаларыннан иганә итү рәвешендә акча җыю оештырылган. Шәһәр фондларының берсе 31 млн сумга якын акча алган, аның бер өлешен Мәүлиевның шәхси һәм хезмәт сәфәрләре өчен автомобиль сатып алуга юнәлткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot