news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төтен чыгу сәбәпле, Казан Кремле территориясендәге бина янына янгын сүндерүчеләр килде

Казан Кремле территориясендәге бер бинада төтен чыгу сәбәпле, бирегә ашыгыч рәвештә янгын сүндерүчеләр һәм башка экстрен хезмәтләр килде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, төтен административ бинада түгел, ә кафе урнашкан корпуста чыккан. Янгын сүндерүчеләр төтен чыгу сәбәбен оператив рәвештә бетерде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100