news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Тоталь спиннинг Казан-2017": балыкчылар Россиядән генә түгел, Норвегиядән дә килде

Турнирның беренче балыгы ярыш башлануга 26 минут үткәч тотылды.

(Лаеш районы, 18 август, "Татар-информ", Арсений Маврин). Бөтен Россиядән һәм хәтта чит илләрдән 100 команда яки 200 иң яхшы балыкчы икенче тапкыр уздырылган "Тоталь спиннинг Казан-2017" турнирына җыелды. Ул бүген иртәнге сәгать 7дә Куйбышев сусаклагычы акваториясендә старт алды. Әлеге сулык - Евразиянең Европа өлешендә иң зуры.

"Безгә катнашучылар санын нәкъ менә 100 команда белән чикләргә туры килде. Сәбәпләре берничә: су янында күп кешене уңайлы итеп урнаштырырга кыен, ә һәр командага ике катнашучыдан кала җанатарлар төркеме дә кушыла", — дип белдерде турнирның оештыру комитеты рәисе Роман Маслов.

Катнашучыларның саны кисәк артып китү сәбәпле (узган елда 58 команда иде) үткәрү урынын үзгәртергә туры килде. Элеккегесе Татарстан башкаласы чигендә урнашкан иде, аның ярыш өчен мәйданы җитәрлек түгел. Аның каравы, кагыйдәләр элеккечә калды: һәр этап зачеты өчен биш төр балык тотарга кирәк. Кемнәр тере балык алып килгән, аларга өстәмә 20 процент балл өстәлә. Балыкларны үлчәгәч, суга җибәрәләр. Алдау булмасынга һәр көймәдә һәм катнашучыда экшн-камералар урнаштырылган.

Беренче тотылган балык хөкемдарлар өстәленә ярышка старт бирелгәннән соң 26 минут үтүгә килеп ятты. “2 килограмм 214 грамм авырлыктагы чуртанны Казаннан 74нче номерлы команда тоткан”, — дип теркәп куйды беркетмәдә баш хөкемдар сәркатибе Игорь Павлов.

Алдарак әйтелгәнчә, икенче тапкыр узучы "Тоталь спиннинг" халыкара статус алды. "Норвегия экипажы Осло шәһәреннән килде. Өстәвенә, безгә үзләре табып чыкты", — дип билгеләп үтте Роман Маслов.

"Без Казанда, Россиядә балык тоту ярышында беренче тапкыр катнашабыз. Әлегә безгә монда бөтенесе дә бик ошый һәм без бик дулкынланабыз. Без Норвегиянең көнбатыш өлешендә яшибез, анда ешрак сөләйман балыгы (лосось) төрендәгеләрен тоталар", — дип хәбәр итте Пер-Хеннинг Вааген — "Norway fishing" командасы катнашучысы.

Турнирның беренче көн нәтиҗәләре кичке биштә ясалачак. Ләкин барысы да иртәгә ярышның икенче этабында хәл ителәчәк. Шул вакытта "Тоталь спиннинг"ның приз фонды ничек бүленәчәге билгеле булачак. Ул 2,2 миллион сумны тәшкил итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100