news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тосно шәһәрендә Корбан бәйрәменә йөздән артык кеше җыелды

Чарада Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатен җиткерде.

Тосно шәһәрендә Корбан бәйрәменә йөздән артык кеше җыелды
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). 2 сентябрьдә Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә Корбан бәйрәменә йөзләп кеше җыелды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тоснода узган Корбан ашы чарасында Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашты. Ул бирегә килүчеләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатен җиткерде.

Ул шулай ук Ленинград өлкәсендәге Тосно районының “Изге Юл” татар җәмгыяте рәисе Гыйниятулла Кутуевны узган юбилее белән котлады һәм мәдәни һәм дини кыйммәтләрне ныгытудагы хезмәте өчен рәхмәт әйтте, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чарага шәһәр һәм өлкәнең милли-мәдәни оешма лидерлары, яшьләр оешмалары активистлары, төбәктә яшәүче татарлар чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100