Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тосно шәһәрендә «Тукай укулары» узды
22 апрель көнне Ленинград өлкәсе Тосно шәһәре мәдәният сараенда традицион «Тукай укулары» булды. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган иде. Аның иҗаты татар әдәбиятының гына түгел, дөнья әдәбиятының да аерылгысыз өлешенә әверелде.
Укуларны Тосно районының «Изге юл» җирле татар җәмгыяте оештырды. Бу иҗтимагый оешма Ленинград өлкәсендә иң активларның берсе санала. Күп еллар дәвамында «Изге юл» активистлары масштаблы системалы эш алып бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз