Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Торпедо» – «Рубин» матчы тамашачыларсыз уза
Уенны туры эфирда «Наш футбол» клубы күрсәтә
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). 3 майда Эдуард Стрельцов исемендәге башкала стадионында Мәскәүнең «Торпедо» һәм Казанның «Рубин» командалары арасында футбол буенча Россия чемпионатының 26 туры матчы уза.
Автозаводлыларның “Рубин” белән очрашуында трибуналар буш булачак. Клуб, 5 апрельдә Тулада узган “Арсенал” белән очрашуда команда җанатарларының тәртибе өчен, “җавап бирә”.
Кызганычка каршы, бу очрашуда уен кыры хуҗалыры гына түгел, ә Казан командасы да җанатарлар катнашыннан башка гына уйнаячак. Уенны туры эфирда «Наш футбол» клубы күрсәтә, дип хәбәр итә казанлылар матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз