news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Торналар төшкән җирдә” бәйгесенә йомгак ясалды
Кичә газета редакциясендә аның нәтиҗәләре игълан ителеп, иң яхшы язма авторларына бүләкләр тапшырылды
Скопировать ссылку
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Шәһри Казан” газетасы узган язда үз укучылары арасында Мөхәммәт Мәһдиев исемендәге “Торналар төшкән җирдә” дип аталган бәйге игълан иткән иде. Беренче тапкыр уздырылучы һәм мәшһүр әдип исемен йөртүче конкурска авылларыбызның бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртып яшәүче, игелекле гамәлләр кылып авылдашларын-якташларын сөендерүче олы йөрәкле шәхесләр хакындагы язмалар кабул ителде. Узган елның 1 маенда башланган бәйге агымдагы елның 1 февралендә тәмамланды. Кичә газета редакциясендә аның нәтиҗәләре игълан ителеп, иң яхшы язма авторларына бүләкләр тапшырылды. Кичәгә язмаларның кайбер геройлары да килгән иде.
Газетаның баш мөхәррире Мансур Мортазин сүзләренә караганда, “Торналар төшкән җирдә” бәйгесенә шушы вакыт эчендә республиканың төрле районнарыннан 100 дән артык язма алынган. Хатларның геройлары арасында төрле категорияне күрергә мөмкин. Авылларны яшәтүгә игелекле гамәлләре белән ярдәм итүче затлар арасында пенсионерлар да, колхозчылар да, зур түрәләр дә, эшмәкәрләр дә бар. Иң күп язмалар Мөхәммәт Мәһдиевнең якташлары – арчалылардан алынган. Республикадан хатлар күп килсә дә, аларның яртысы гына бәйге таләпләренә тулысынча җавап биргән.
Беренче урынга Әгерҗедән Асия Корбангалиева язмасы лаеклы дип табылган. Аның герое - үз төбәгенә һәрдаим ярдәм итүче инвалид-эшмәкәр Рамил Исмәгыйлев. Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылы чишмәләрен карап торучы Нисүәр Исмәгыйлев турындагы язма авторы Фәнил Нигъмәтҗанов икенче урынга чыккан. Өченче урында-Балтачтан Резедә Зарипова. Ул туган төбәгенә ярдәм итүче эшмәкәр Радик Закиров турындагы язма авторы. Җиңүчегә редакция исеменнән ноутбук, призерларга фотоаппарат (икенче урын) һәм телевизор тапшырылды. Моннан тыш, кызыклы язмалар авторлары өчен редакция белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бишәр кызыксындыру бүләге булдырган иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2