news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Тормыш дәрәҗәсен күтәрү, керемнәрне легальләштерүдә ведомствоара комиссиясе утырышы узды

Анда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлы булган муниципаль берәмлекләрдә узган айдагыдан соңгы үзгәрешкә басым ясалды

(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ", Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә республиканың тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булды.

Республиканың муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында барган әлеге утырышта, нигездә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлы булган муниципаль берәмлекләрдә узган айдагыдан соңгы үзгәрешкә басым ясалды. Ул хакта сүз башланганчы, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова дөньякүләм финанс кризисының тискәре йогынтысына каршы тору өчен республикада гамәлдә булган чараларны тормышка ашыруның бүгенге торышы белән таныштырды. Докладында ул массакүләм рәвештә эштән чыгару куркынычы янаган хезмәткәрләрне ихтыяҗ булган һөнәрләргә өйрәтү, эш бирүчеләр тарафыннан вакытлыча эш урыннары булдыру, гражданнарга, шул исәптән башка урынга күчеп эшләргә теләгәннәргә дә, адреслы ярдәм күрсәтү, кече эшмәкәрлекне үстерүгә һәм эшсез гражданнарның үзләренә эш урыны булдыруга ярдәм итүне күздә тоткан региональ программаның 17 ноябрьгә кадәр ни дәрәҗәдә үтәлгәне турында хисап тотты. К.Таҗетдинова сүзләренчә, ел башыннан бирле барлыгы 2,3 млрд. сум акча бүлеп бирелгән, әмма шушы суммманың әлегә нибары 78 проценты, ягъни 1,79 млрд. сумы гына тотылган, җәмәгать эшләренә исә 222 мең кеше җәлеп ителгән.   

Р.Моратов күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләргә октябрь аенда акча җыю планын үтәмәгән Алабуга, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Спас һ.б. муниципаль берәмлекләрдән хәлне төзәтүдә нәрсәләр эшләнүе буенча хисап таләп итте һәм бурычлыларны Чаллы шәһәре үрнәгендә җәмәгать эшләренә җәлеп итү юлы белән эшләтеп түләтүне киң куллану отышлы булуын басым ясап әйтте. Утырышта, шулай ук, районнарда эшсезлекнең торышы хакында да сүз булды. 


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100