news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тормыш стиле – мәдәни код»: Казан август аенда этник мода үзәгенә әвереләчәк

«Тормыш стиле – мәдәни код» халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать этно-fashion фестивале өч юнәлешне үз эченә ала. 2 – 14 август көннәрендә Казанда узачак этно-fashion фестивале максатлары һәм программасы турында матбугат конференциясендә мәдәният министры Ирада Әюпова таныштырды.

«Беренче юнәлеш – безнең һөнәрчеләребез. Алар өчен ярминкә урыны итеп Камал театры янәшәсендәге мәйданны сайладык. Анда теләгән әйберне сатып алырга һәм осталык дәресләрендә катнашырга мөмкин», – диде ул.

«Икенче юнәлеш – коллекцияләрне күрсәтү. Бу бик матур тамаша булачак. Өченче юнәлеш - экспертлар сессиясе - иң әһәмиятлесе», дип дәвам итте министр.

«XIX гасырда барлык кеше дә кием телен аңлаган. «Киемеңә карап каршы алалар», дигән әйтем дә кием теленең аңлаешлы булуына барып тоташа. Киеменә карап кешенең социаль статусын, сословиесен, кияүдә булу-булмавын белеп булган. ХХ гасырда башланган глобализациясе безне бу телдән аерды. Без бер-беребезне аңламыйбыз: бер үк интерьер, бер үк кием. Хәзер кешенең үзтәңгәллеген укуы авырайды», диде ул.

«Тормыш стиле – мәдәни код» халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать этно-fashion фестивале төрле милләт иҗат кешеләрен берләштерүче уникаль мәйданчык булачак дип вәгъдә итә оештыручылар.

Фестивальгә Россиянең 24 регионыннан 30 дизайнер киләчәк. Болар – Башкортстан, Бурятия, Чувашия, Саха (Якутия), Мордовия һәм башкалар. Шулай ук Кыргызстан, Төрекмәнстан, Казахстан, Таҗикстан, Азәрбәйҗан һәм Үзбәкстан дизайнерлары үз коллекцияләрен алып киләчәк.

Оештыручылар әлеге фестивальне республиканың мәдәни тормышын яктыртучы зур чара булачагын ышандыра. «Тормыш стиле – мәдәни код» халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать этно-fashion фестивале федераль чаралар планына кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot