news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тормыш агачы» проектының чираттагы чарасы татар мәдәниятенә багышлана

19 июльдә Горький паркында казанлылар рус мәдәнияте белән таныштылар. «Тормыш агачы» проектының чираттагы бәйрәмендә барлык яшьтәге шәһәрлеләр өчен дә активлыклар оештырылды. Алар өчен күргәзмәләр, мастер-класслар, такмак баттлы, халык биюләре һәм уеннар буенча дәресләр үткәрелде.

«Тормыш агачы» проектының чираттагы чарасы 2 августта узачак. Ул татар мәдәниятенә багышлана. Моннан тыш, 22 августта Татарстанның җиде җирле халкы вәкилләрен берләштерә торган бәйрәм булачак. Вакыйгалар Горький паркында оештырыла, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot