news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
«Тормыш агачы» проектын йомгаклауда җиде милләтнең орнаменты төшерелгән әләм чыгардылар
Скопировать ссылку
Энҗе Габдуллина
Казанда «Тормыш агачы» – «Древо жизни» проектының йомгаклау чарасы бара. Чарада Татарстанда яшәүче җиде җирле милләтнең орнаментларыннан торган әләм чыгардылар. Әләмгә җиде милләт – татар, рус, мари, мордва, чуаш, башкорт, удмуртларның милли бизәкләре кергән. Аны мәйданга фольклор коллективлары вәкилләре алып чыкты.
- «Тормыш агачы» проекты Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән. Проект 2022 елның җәендә башланды һәм мари, удмурт, мордва, чуаш милләтләре мәдәниятләренә багышланган иде. Быел 5, 19 июль, 2 август көннәрендә башкорт, татар, рус мәдәниятләренә багышланган чаралар үтте.
- Проектны ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе һәм Татарстан милләтләр Ассамблеясе үткәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot