news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тормыш агачы» проекты Казанда мордва мәдәнияте бәйрәме белән тәмамланачак

Быел «Тормыш агачы» проектының чаралар сериясе мордва мәдәнияте бәйрәме белән тәмамланачак. 25 августта «Черек күл» паркында шәһәр халкы һәм кунаклары бу халыкның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша алачак.

Бәйрәм 18:00 сәгатьтә башлана. Перголалар янында мордва-эрзя һәм мордва-мокша халыкларының көнкүреше һәм йорт кирәк-яраклары тәкъдим ителәчәк. Барлык теләүчеләр чигү, туку буенча мастер-классларда катнаша, гаилә учагын символлаштыручы курчаклар һәм үрелгән курчаклар ясый алачак. Моннан тыш, бу мәйданчыкта казанлыларны нюди дип аталган тынлы уен коралында уйнарга һәм мордваларча яулык бәйләргә өйрәтәчәкләр. Чакырылган кунаклар шәһәр халкына мордваларның милли костюм үзенчәлекләре, тарихы, гореф-гадәтләре һәм көнкүреше турында сөйләячәкләр.

Парк үзәгендә импровизацияләнгән сәхнә оештырылачак, анда «Эрзянка» фольклор ансамбльләре, «Од ойме» халык җыры ансамбле һәм Юлия Рахманюк VED'AVA проекты белән чыгыш ясаячак. Концерт 18:10 сәгатьтә башлана, ә 18:40 сәгатьтә парк амфитеатрында мордва биюе буенча мастер-класс узачак. Теләге булган һәркем кушыла ала.

Паркка килүчеләр өчен «Балачак аланы» һәм «Әкияти алан» мәйданчыклары эшләячәк, анда балалар хәрәкәтле уеннар уйнаячак, халык әкиятләре белән танышачак һәм «Балык тот» уены вакытында мордва телендә балык исемнәрен өйрәнәчәк.

Кичәнең хедлайнеры – Саранскидан «Мерема» этнографик фольклор студиясе музыкантлары, алар тыңлаучыларны мордваларга хас күп тавышлылыкның матурлыгы белән таныштырачак. Аларның чыгышы 19:00 сәгатьтә башлана. Ә 19:30 сәгатьтә сәхнәгә күп милләтле Zakaria фолк-төркеме чыгачак. Кичә Казан диджее Malsi Musicтан мордва көйләренә диджей-сет белән тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot