Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төрле төбәкләрдән мәктәп укучылары һәм студентлар Tatar.Бу хакатонында ярышачак
12-14 сентябрьдә Казанда Tatar.Бу хакатоны узачак. Төрле төбәкләрдән йөздән артык мәктәп укучысы һәм студентлар заманча технология һәм милли мираска караган IT-продуктлар эшләп ярышачак. Бер уңайдан алар остазлар ярдәмендә командаларда эшләп, тәҗрибә дә туплый алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты телеграм-каналы хәбәр итә.
Әлеге чара Kazan Digital Legends 2025 хакатоннар сериясе кысаларында уздырыла. Аның төп максатларының берсе — күренекле галим Рәис Бохараевны искә алу.
Бүләкләү фонды — 600 000 сум. Җиңүчеләр Kazan Digital Week форумында үз проектларын тәкъдим итә алачак, шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка уза алачак.
- Рәис Бохараев (1929-2009) — информатика һәм исәпләү техникасы, кибернетика, ясалма интеллект өлкәсен үстерүгә, татар теленә ярдәм технологияләрен эшләүгә һәм яшьләр арасында бу фәнни өлкәләр турында белем таратуга зур өлеш керткән галим. Техник һәм физика-математика фәннәре докторы, Казан университеты профессоры, Ясалма интеллект лабораториясенең фәнни җитәкчесе. ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты шул лабораториядән үсеп чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз