news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрле илләрдән килгән дипломатлар Казанның Лядской бакчасында алмагачлар утыртты

Казанның дипломатик берләшмәсе гомумшәһәр өмәсенә кушылды. Консуллык хезмәткәрләре һәм консуллар үзләре Лядской бакчасында 12 алмагач утыртты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.

«Бездә даими рәвештә төрле юнәлеш буенча рәсми булмаган очрашулар уза. Гомумшәһәр өмәсенә һәм Казанны төзекләндерүгә без нәкъ менә Лядской бакчасында кушылырга булдык. Ул күп кенә дипломатлар өчен истәлекле урын. Еллар узгач, без кайтып әлеге алмагачларның ничек үскәнен күрә алачакбыз. Без шул рәвешле дипломатлар һәм шәһәр җәмәгатьчелеге арасында рәсми булмаган элемтәләрне үстерәбез», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова.

Ул шулай ук агач утыртуда халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсе белән кызыксынучы яшьләр дә катнашты, дип өстәде. Шулай итеп, яшьләр дә төрле илләрдән килгән дипломатлар белән рәсми булмаган рәвештә аралаша ала.

Агачларны утыртырга Иран, Төркия, Казахстан, Белоруссия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Кытай һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре килде.

Казахстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков өмәдә катнашырга хатыны һәм ике баласы белән бергә килгән. Аның сүзләренчә, балалар агач утыртуда бик теләп катнашкан.

«Бу бик яхшы инициатива. Бүген балаларның секцияләрдә дәресләре юк, һәм без аларны өмәгә алып килергә булдык. Улым иң беренче булып чокыр казырга тотынды. Безнең Казандагы дипломатик корпус бик тату. Һәрвакыт бер-беребезне төрле чараларга чакырабыз, үзара тыгыз аралашып торабыз», - дип уртаклашты Искаков.

Ул мондый чараларда беренче генә катнашмавын өстәде. Мондый акцияләр еш кына Казахстанда уздырылган. Анда төрле ил вәкилләре агач утырткан тынычлык аллеясы булдырылган. Генераль консул мондый тәҗрибәне Казанда да кабатларга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100