news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрле илләрдә яшәүче татарлар «Случайный вальс» җырын татарча җырлады

Төрле илләрдә яшәүче татарлар «Случайный вальс» җырын татарча җырлады
клиптан скриншот

Анталья татарлары җәмгыяте җитәкчесе Оксана Назарова, Җиңү көне уңаеннан, флешмоб уздырды – «Случайный вальс» (Очраклы вальс) җырын төрле илләрдә яшәүче татарлар татарча җырлый.

«Бу идеянең авторы – Оксана Назарова. Ул миңа бик ошады, мин бик теләп катнаштым. Җырны татарчага тәрҗемә иткәч, без аны төрле төбәкләрдә яшәүче татарларга юлладык. Һәркем үз өлешен җырлады, аннары бер клип ясадык, диде Татарстанның атказанган артисты Айрат Ганиев.

Клипта Татарстаннан Рөстәм Асаев, Айрат Ганиев, Кыям Курмакаев, Илшат Вәлиев, Франциядән Миләүшә Габсәламова, Чехиядән Лилия Мутагирова, Үзбәкстаннан Феруза Халдарова катнашкан. Клип азагында анда катнашучыларның сугышта катнашкан бабалары турында мәгълүмат бирелгән.

«Минемчә, мондый проект бик кызык. Беренче чиратта, бу татар мәдәниятен популярлаштыру. Ул татарларның төрле төбәкләрдә, илләрдә яшәвен һәм югалмавын, үзен саклавын күрсәтә. Бу дәвамлы булырга, татарлар берләшергә, җырлар яздырырга, интернетка куярга, башка халыкларга үзен талантлы икәнен күрсәтергә тиеш. Без дөньяның төрле төбәкләрендә яшәгән татарлар белән яңа проектларны да яздырырбыз әле», – диде Татарстанның атказанган артисты Айрат Ганиев.

Видео авторы – Айрат Ганиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100